This tool attempts to detect copyright violations in articles. In search mode, it will check for similar content elsewhere on the web using Google, external links present in the text of the page, or Turnitin (provided by EranBot), depending on which options are selected. In comparison mode, the tool will skip the searching step and display a report comparing the article to the given webpage, like the Duplication Detector.

Running a full check can take up to a minute if other websites are slow or if the tool is under heavy use. Please be patient. If you get a timeout, wait a moment and refresh the page.

Specific websites can be skipped (for example, if they copy from Wikipedia) by being added to the excluded URL list.

Site: https:// . .org
Page title: or revision ID:
Action:
Results generated in 2.518 seconds. Permalink.
Русия империясенең Дәүләт думасы
Violation Unlikely
0.0%
confidence
kiziltan.ru/calendar/2838-eh-sin-duma-duma.html
Article:

ЮНӘЛТҮ Рәсәй империясенең Дәүләт думасы

Source:

Русский English Pdf-версия Оештыручылар: Башкортстан Республикасы

Дәүләт җыелышы - Корылтай,

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә чыга Баш бит Гәзит турында Редакция Әллүки Гәзиткә язылу Услуги Бәйләнешкә керү Антитеррор Онлайн-ТВ Баш бит / Календарьда бу көн

/ Эх, син Дума, Дума...

26.04:

Эх, син Дума, Дума...

Русиядә Дәүләт думасы оештырылуга 110 ел. ХХ гасыр башы Русия тарихына сәяси һәм икътисади кризислар чоры булып кереп калган. Илнең артталыгы, тормыш дәрәҗәсенең түбән булуы протест йөзеннән халыкны төрле көрәш чараларын кулланырга мәҗбүр итә. Патша хөкүмәте халык басымы нәтиҗәсендә аерым ташламаларга барырга мәҗбүр була. 1905 елның 17 октябрендә Николай II халыкка гражданлык хокуклары һәм ирекләре бирү, шулай ук Дәүләт думасын чакыру турында манифест чыгара.

Дәүләт думасы — Русия­нең чикләнгән хокуклы, законнар чыгаручы вәкилләр учреждениесе. Закон проектларын карау белән шө­гыль­ләнә. Дәү­ләт думасында кабул ителгән карарлар со­ңын­нан Дәүләт Советында (Русия парламен­тының югары палатасында) тикшерелә һәм патша раславына тапшырыла.

Дәүләт думасы 5 елга сайлана, бу вакыт узганчы император аны тарата алган, ул шул ук вакытта яңа сайлау­лар­ның һәм беренче утырыш­ның вакытын билгеләгән. Баштарак — 524 кешедән, 1907 елның 3 июненнән 442 кеше­дән торган. Утырышлар законлы дип табылсын өчен аларда Дәүләт думасы составының аз дигәндә 1/3 өлеше катнашуы таләп ителгән. Депутатларны сайлау тигезсез хокуклы 4 курия буенча күпбас­кычлы системада уздырылган: җирби­ләүчеләр куриясе буенча һәр 2 мең кешегә 1 сайлаучы билгеләнгән; шәһәр курия­сендә һәр — 7 мең кешедән, крестьяннар курия­сендә — һәр 30 мең кешедән, эшчеләр курия­сендә һәр 90 мең кеше­дән 1 сайлаучы күрсә­телгән. Моннан тыш, утраклык һәм милек цензлары гамәлдә булган. Халыкның зур өлеше (хатын-кызлар, 25 яшькә җит­мәгән ир-атлар, хәр­биләр, поли­циядә хезмәт итүче­ләр, губерна хакимиятендә югары урыннарда эшләүчеләр, укучылар, чит ил кешеләре, җи­наять җавап­лылыгына тарттырылучылар, җинаять кылуда шикле кеше­ләр һ.б.) сайлау хокукыннан мәхрүм ителгән. Далалы өлкә-ләрдә (Акмола, Семипалат, Урал, Тургай өлкәлә­рендә) һәм Төркстан краенда (Җидесу, Каспий аръягы, Сәмәр­канд, Сырдәрья һәм Фирганә өлкәлә­рендә) яшәүче халык өчен, гомуми сайлау законыннан тыш, махсус “Сайлаулар турындагы нигезләмә куллану турында” кагыйдәләр чыгарыла. Бу ка­гыйдәләр буенча җирле мө­селман халкының Дәүләт думасына сайлауларда катнашу мөм­кинлеге чикләнә. Һәр өлкә­нең күпмеңле төп халкыннан бе­рәр депутат кына сайлана. Әлеге төбәкләрдә сайлаулар­ның тоткарлануы нәтиҗәсендә күп кенә депутатлар Санкт-Петербургка бик соңлап киләләр, кайберләре I Дәүләт думасы таратылганчы килеп тә җитә алмый.

1907 елның 3 июнендә кабул ителгән сайлаулар турындагы закон сайлаучы вәкил­ләрнең (выборщикларның) санын җир­биләүчеләр һәм буржуазия файдасына үзгәртүне күздә тота. Яңа нигезләмә буенча сайлаучыларны 4 куриягә бүлү саклана, әмма шәһәр куриясе 2 разрядка (беренчесе — эре шәһәр буржуазиясе, икенчесе — урта хәлле һәм вак буржуазия, интел­лигенция, чиновниклар, һөнәр­челәр һ.б.) бүленә. Нәти­җәдә сайлаучы вәкилләр­нең 51,3 процентын — җирби­ләүчеләр һәм шәһәр куриялә­ренең беренче разряды, 22,4 процентын — крестьяннар куриясе, 22,9 процентын — шәһәр куриясенең икенче разряды, 2,4 процентын эшче­ләр сайлый. Дәүләт дума­сының гомуми составы кыскартыла. Бу барыннан да элек милли төбәкләр хисабына эшләнә: Якутия өлкәсе һәм Урта Азия бөтенләй вәкиллектән мәхрүм ителә, Русиянең Азия өлешен­дәге губерналардан һәм өлкә­ләрдән сайланган депутат­ларның гомум саны 44тән 15 кешегә калдырыла. Эчке Русия­дәге ха­лык­ның зур өлешен мөсел­маннар тәшкил иткән губерналардан сайланучы депу­татларның да саны азайтыла (Уфа губернасыннан 10 урынына — 8, Ырынбур губернасыннан 7 урынына — 6).

Дәүләт думасы вәкаләтләре исәбенә законнар чыгару, аларны үзгәртү, тулыландыру, туктатып тору яки гамәлдән чыгаруны таләп итүче кануни фаразларны карау, министрлыклар һәм баш идарәләр өчен дәүләт тарафыннан расланган керем­нәрне һәм чыгымнарны, земство алдында торган бурычларны үтәү өчен сметаларны тикшерү өстәлә. Дәүләт думасы депутатларына гамәлдәге законнарны туктату яки үзгәртү, яңа законнар чыгару турында таләпләр кертү, министрларның эшчәнлеген законсыз дип тапкан очракта аларга үз гамәл­ләрен аңлатуны сорап мөрә-җәгать итү хокукы бирелә. Закон проектлары Дәү­ләт думасына министрлар яки Дәүләт советы тарафыннан кертелә. Закон проектларын һәм көнүзәк мәсьәләләрне беренчегә карау өчен даими эшләүче бюджет, финанс, дәүләт тарафыннан расланган керемнәрне һәм чыгымнарны тикшерү, запрослар, редакция, шәхси состав, фәр-ман­нар чыгару, хәрби һәм диңгез эшләре комиссияләре төзелә. Шулай ук тәгаен закон проектларын карау өчен вакытлы комиссияләр сайлап куела.

Мөселманнар мәнфә­гать­ләрен Мөселманнар фракциясе һәм Мөселман хезмәт таифәсе яклый. Дәүләт думасы Вакытлы хөкүмәт тарафыннан таратыла. Барлыгы 4 чакырылыш сайлана.

Беренче Дәүләт думасы (27 апрель — 8 июль 1906 ел). Рәисе — С.А. Муромцев, сай­лауларның төрле вакытта узуы нәтиҗәсендә тулы булмаган составта (499 депутат) эшли. Партия составы буенча Дума кадетлар өстенлек иткән (161 депутат) парламент була, 97 депутат хезмәт фракциясенә керә, партиясезләр — 103 кеше (фрак­цияләрнең составы даими булмый). Сайланган 25 мөсел­ман депутатыннан Дума эшендә 22 кеше (Уфа губернасыннан — 6, Казан губернасыннан — 3, Баку губернасыннан — 3, Елисаветполь һәм Ырынбур губерналарыннан — 2шәр, Вятка һәм Эриван губерналарыннан, Карс, Терек, Тургай һәм Урал өлкәлә­реннән 1әр кеше катнаша.

Сайлауларда Уфа губер­насының мөселман халкы аеруча зур активлык күрсәтә, Думага сайланган 10 депутатның 6сы мөселман була. Дума эш­чәнлегенең беренче көннә­рендә мөселман депутат­ла­рының күпчелеге кадетлар фрак­ция­сенә кушыла, әмма соңрак мөселман фракциясен төзү турында карар кабул ителә, аны оештыру җыелышы 21 июньдә була. Беренче Дәү-ләт думасы­ның кыска гомерле булуы сә­бәпле, фракция ахыргача оешып өлгерә алмый. Дәү­ләт думасы депутат­ларының эше хөкүмәт сәясәтен тәнкыйть­ләү, император исеменә котлаулар юллау һ.б. белән чик­ләнә. Утырышларда төрле мәсьәләләр буенча 6 мөселман депутаты чыгыш ясый.

Беренче Дәүләт думасы утырышларында үзәккә аграр мәсьәлә куела. Депутат­лар­ның күпчелеге алпавыт җир­ләренең бер өлешен ирек­сезләп тартып алуны яклый, әмма бу хөкүмәт тарафыннан катгый рәвештә кире кагыла. Илдә хәл кискен­ләшкән шартларда хөкүмәт Думаның мондый составта булуын хәвефле дип таба. 8 июльдә Николай II указы белән ул таратыла.

Икенче Дәүләт думасы (20 февраль — 2 июнь 1907 ел, рәисе — Ф. А. Головин) эшендә 518 депутат катнаша, аларның 104е — трудовиклар, 98е — кадетлар, 65е — социал-демократлар, 50се — партия­сез­ләр. Дума составына 36 мө­селман депутаты сайлана (Уфа губерналарыннан — 7, Казан губернасыннан — 4, Баку, Ырынбур губернасыннан, Дагстан өлкә­сен­нән һәм Закаталы округыннан — 2шәр, Әстерхан, Вятка, Самара, Сембер, Таврия, Эриван губерналарыннан һәм Терек өлкәсен­нән — 1әр, Далалы өлкә­ләрдән — 4, Төркстан крае өлкә­лә­реннән 6 кеше). Мөсел­ман депутатлар Дума составында ике фракция төзи, Мөселман фракция­сеннән тыш, Думаның сул канаты йогынтысында Мө­селман хезмәт таи­фәсе оештырыла.

Составы буенча — Икенче Дума тагын да сулрак булып чыга. Хөкүмәтнең тыңлаучан­рак Дәүләт думасы турындагы өметләре акланмый.

Кәлимулла Хәсәнов, 1907 елда сайлаулар вакытында иң күп тавыш җыеп, икенче Дума депутаты итеп сайлана. Кәли­мулла Гомәр улы 1878 елда хәзерге Саба районы Чулпыч авылында дөньяга килгән. Озакламый аның әтисе гаи­ләсе белән Казанга күчеп китә, анда укытучылар мәктә­бенә мич ягучы булып урнаша. Аның максаты баласына төпле белем бирү бул­гандыр, күрәсең. Кәлимулла шушы мәктәптә эшләүче кеше­нең баласы буларак, казна акчасына укырга кабул ителә. 1899 елда укыту­чылар мәктәбен бик яхшы бил­геләренә тәмам­лый һәм Уфа губернасының Бөре өязенә эшкә җибәрелә. Белемле мөгаллим халык арасында ихтирам казана, укыту белән бер­рәттән, крестьяннарның төрле җир эшләрен хәл итүдә өяз түрәләре белән четерекле сөй­ләшүләр алып баруда катнаша.

Кәлимулла Хәсәновны Ду­маның атаклы эшлеклесе итеп таныткан гамәле — аның милли мәктәпләр мәсьәләсенә багышланган чыгышы була. Икенче Дума мөселман депутатлары эшчәнлегендә мәктәп мәсьә­ләсе, җир мәсьәләсеннән соң, беренче урында тора. Дәүләт думасының 1907 елның маенда булган унбишенче утырышында Уфа губернасыннан сайланган депутат мөгал­лим Кәли­мулла Хәсәнов милли мәктәп­ләрнең урядник һәм старосталарга тулысынча бәйле булуын, мәгариф хезмәт­кәрлә­ренең хәерче хә­лендә яшәвен тор­мыш­тагы мисаллар белән иски­тәрлек итеп сөйли. Монархист һәм октябрист депутатлар бер мөгаллим кисә­генең зур трибунадан үз милләте мәсьәлә­ләрен күтәреп чыгуын бер дә өнәми. Көчле гауга куптаралар. Аеруча Пуришкевич һәм патшага табынучы тагын ике депутат чыгырыннан чыга. Алар: ”Төркиягә китегез — сезне анда укытырлар, шәрә маңгайны мөнбәрдән куып төшерергә кирәк, сезгә монда мәчет тү­гел!” — дип кычкыралар. Дума рәисе Головин башта каушап кала һәм шау-шу чыгарган депутатларны тәртипкә чакыра. Бу вакыйганы яктырткан матбугат хәбәрчесе Хәсәновнең үзен сабыр һәм зыялы тотуын тасвирлап: “Ул, нәф­рәтле тынычлык саклап, залдан президиумга борылды һәм, теләгәнен әйтеп бетереп, чыгышын тәмам­лады,” — ди.

Думадагы гауга җәм-гыятьнең бөтен катламнарын уята. Күп гәзитләр Кәлимулла Хәсәнов­ның: “Без –20 миллион, без үз җиребездә яшибез, хөррият килә икән, безгә күчеп китәрлек сәбәп юк,” — дигән сүзләрен бастырып чыгара.

Габдулла Тукайның “Китмибез!” шигыре дә нәкъ менә шушы Кәлимулла Хәсәновның Думадагы чыгышы белән рухланып язылган:

“... Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;

Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (гыйззе вә җәл).

Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия!

Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе русияһ!

Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:

— Если лучше вам, туда сами пожалте, господа!”

Беренче көннәрдән үк Дума таратылу куркынычы булган шартларда эшли, шул сәбәпле, депутатларның бер өлеше (башлыча, кадетлар) “Думаны саклау”, I Думада күтәрелгән радикаль таләпләрдән баш тарту лозунгын алга куя. Элеккечә үк үзәктә аграр мәсьәлә тора. Хөкүмәт аны чишүнең үз вариантын тәкъдим итә, әмма ул депутатларның күпчелегендә яклау тапмый. Думаны тарату турындагы Манифестта (1907 елның 3 июне) депутатлар закон проектларын карауны сузуда гаепле дип күрсәтелә, аларның бер өлеше (социал-демократлар фракциясе) дәүләткә каршы заговорда катнашуда гаепләнә.

Өченче Дәүләт думасы (1 ноябрь 1907 ел — 9 июнь 1912 ел, рәисләре — Н. А. Хомяков (1907-10), А. И. Гучков (1910-11), М. В. Родзянко (1911-12) эшендә 442 депутат катнаша, аларның 125е — октябристлар, 90ы — милләтчеләр, 53е — кадетлар, 51е — уң партияләр вәкилләре. Яңа сайлау системасы буенча Дәүләт думасына нибары 10 мөселман депутаты уза (Уфа губернасыннан — 4, Казан губернасыннан — 2, Ырынбур губернасыннан, Дагстан өлкәсен­нән һәм Закаталы округыннан — 1әр, Баку, Елисаветполь һәм Эриван губерналарыннан — 1әр, Таврия губернасыннан — 1 кеше), алар­ның 8е мөстә­кыйль фракциягә берләшә.

Өченче Дәүләт думасында “үзәк партиягә” әверелгән октябристлар хәлиткеч роль уйный. Столыпин хөкүмәтенең “башта тынычлану, аннан соң реформалар” сәясәтенә теләк­тәшлек белдереп, Дума соста­вының уң октябристлардан торган күпче­леге кадетлар һәм прогрессистлар тарафыннан кертелгән закон проектларының күбесен (шул исәптән Мөсел­ман фрак­циясендә яклау тапкан гомуми башлангыч белем бирү турындагы проектны) кире кага.

Мөселман фракциясе мө­сел­­маннарга аларның дине тарафыннан билгеләнгән көннәр­дә ял итү хокукы бирү турындагы мәсьәлә белән мөрәҗә­гать итә. Әмма депутатлар законга әлеге үзгәрешләрне кер­түне кирәк дип тапмый. Мөсел­ман депутатлары (арада иң активы Садри Максуди була) Русия мөселманнарының гражданлык хокукы бозылу, дини изү мәсьәләләре буенча актив чыгыш ясый.

Дүртенче Дәүләт думасы (15 ноябрь 1912 ел — 6 октябрь 1917 ел, рәисе — М.В. Родзянко) эшендә 442 депутат катнаша, аларның 96сы — октябристлар, 88е — милләтчеләр һәм урталыктагы уңнар, 64е — карагруһ­чылар, 52се — кадетлар, 32се — прогрессистлар. Дәүләт думасында мөселман­нар иң аз санлы фракция (6 кеше) була. Казан татарлары Думага узмый, чөнки җирле властьларның максатчыл сәя­сәте нәтиҗәсендә Садри Мак­судиның кандидатурасы үтми. Аз санлы булуы сәбәпле, Мө­селман фракциясе прогрессистлар белән блок төзи. Хөкүмәт эзлекле рәвештә Дума­ның закон чыгару ролен чикләргә тырыша, депутатлар каравына мөһим булмаган закон проектларын тәкъдим итә (1912-14 елларда 2 меңләп закон проекты кертелә), шул ук вакытта Думадан тыш законнар чыгару киң колач ала.

1917 елның 6 октябрендә Вакытлы хөкүмәт Думаны тарата. Ил тарихында яңа бит ачыла...

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН Комментарии Комментарии Вконтакте Имя: E-Mail: Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст |

Выравнивание по левому краю

По центру

Выравнивание по правому краю

| Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты

Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу

Вставка спойлера

Введите два слова, показанных на изображении:

Добавить

6-05-2017 :: Календарьда бу көн

Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!

6-05-2017 :: Календарьда бу көн

“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!

2-05-2017 :: Календарьда бу көн

Май

25-04-2017 :: Календарьда бу көн

“Тамыр” туган көнен билгели

16-04-2017 :: Календарьда бу көн

Берләштерүче бәйрәм!

28-03-2017 :: Календарьда бу көн

Күңелләрне уятыр!

18-03-2017 :: Календарьда бу көн

Монда йортлар чәчәк ата, торналар оя кора

12-03-2017 :: Календарьда бу көн

Каракларны атканнар!

Новости русской версии сайта

23.05.2017 :: Общество

Творческий коллектив из Башкирии занял первое место на «Российской студенческой весне» в Кремле

23.05.2017 :: Общество

Гидрометцентр России дал прогноз на лето

23.05.2017 :: Общество

В Уфе запустили интерактивную карту свалок

23.05.2017 :: Общество

В Башкирии МЧС предупреждает о заморозках

23.05.2017 :: Экономика

В Башкортостане темпы ярового сева приблизились к прошлогоднему уровню

23.05.2017 :: Спортивная жизнь

В Уфе пройдет чемпионат России по скалолазанию

23.05.2017 :: Культура

В Башкортостане пройдут Дни культуры Кыргызской Республики

23.05.2017 :: Общество

В Уфе состоится Translation Forum Russia 2017

* * *

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF

Яңа номер Купить № 59 (25063)

от 23 мая 2017

Архив номеров газеты Купить № 12/2016 Архив номеров журнала Купить № 6/15 Архив номеров журнала Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип

Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Рубрикалар Яңалыклар Кызыклы яңалыклар Сәясәт Икътисад Көнүзәк Социаль өлкә Мәгариф Мәдәният һәм сәнгать “Кызыл таң” кунагы Спорт Сәламәтлек саклау Җәмгыять Авыл хуҗалыгы Республика Рухият Тормыш Төрлесеннән Тәрбия Шәхес Иман Ял сәгате

Мең дә бер киңәш

Журналистның куен дәфтәреннән Дөнья бу... Серле сериал Яшьлек Очкын

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Экология елы Русия киносы елы

“Кызыл таң”ның “Ел кешеләре”

Календарьда бу көн Юбиляр Материаллар архивы Май 2017 (319) Апрель 2017 (421) Март 2017 (378) Февраль 2017 (147) Январь 2017 (152) Декабрь 2016 (181) Ноябрь 2016 (178) Октябрь 2016 (192) Сентябрь 2016 (185) Август 2016 (171) Июль 2016 (154) Июнь 2016 (188) Май 2016 (183) Апрель 2016 (208) Март 2016 (201) Февраль 2016 (168) Январь 2016 (139) Декабрь 2015 (139) Ноябрь 2015 (107) Октябрь 2015 (148) Сентябрь 2015 (127) Август 2015 (130) Июль 2015 (133) Июнь 2015 (135) Май 2015 (127) Апрель 2015 (164) Март 2015 (150) Февраль 2015 (144) Январь 2015 (127) Декабрь 2014 (160) Ноябрь 2014 (129) Октябрь 2014 (148) Сентябрь 2014 (59) Октябрь 2013 (1) Август 2010 (8) Июль 2010 (3) Май 2010 (7) Апрель 2010 (5) Март 2010 (4) Февраль 2010 (3) Январь 2010 (2) Декабрь 2009 (11) Ноябрь 2009 (10) Октябрь 2009 (4) Сентябрь 2009 (9) Апрель 2009 (5) Март 2009 (12) Февраль 2009 (10) Январь 2009 (8) Декабрь 2008 (20) Ноябрь 2008 (17) Октябрь 2008 (11) Сентябрь 2008 (19) Август 2008 (12) Июль 2008 (24) Июнь 2008 (9) Май 2008 (28) Апрель 2008 (28) Март 2008 (23) Февраль 2008 (23) Январь 2008 (6)

Показать / скрыть весь архив

Гәзит номеры Номерлар Авторизация Регистрация Напомнить пароль?

или через социальные сети:

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД

«Республика Башкортостан» Баш бит Гәзит турында Редакция Әллүки Гәзиткә язылу Услуги Бәйләнешкә керү Антитеррор Онлайн-ТВ Мобильная версия

Copyrights © Редакция газеты "

Кызыл таң " 2010-2017 г.